Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Тормышка төкереп карамыйк

Автоинспекциядән алган хәбәрләргә караганда, 27 ноябрь-3 декабрь көннәрендә 10 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Элеккечә үк күпчелекне куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүчеләр өлеше алып тора. Бу көннәрдә шундый 6 очрак расланган. Моннан тыш машинада тонировка тиешле нормалардан артык булган 2 очрак ачык­ланган. 
Болар хакында инде бер генә язылмады. Бу төр юл кагыйдәләрен бозу аеруча караңгы вакытта куркыныч. Кызганычка каршы, руль артында утыручы мондый җинаятьчеләр кеше тормышына төкереп карыйлар. Юк, үз-үзеңә бик нык ышану билгесе түгел бу...
Шушы ук чорда 1 транспортның иминият белешмәсе булмаган. Шулай ук берәү машинасы учеттан төшкән хәлдә юлга чыккан. Аңламаслык түгел бит инде – машинаны учеттан төшергәннәр икән, димәк, аның халәте шул чама гына! Андый транспорт белән юлга чыгу бик зур куркыныч тудыра.
Караңгы көзге юллар кар явып яктырырга уйламый әле. Бу очракта юл кырыеннан баручы җәяүлеләрнең киемендә яктырткыч элементлар булса иде. Дөресрәге, канун нигезендә булырга тиеш. Караңгыда, бигрәк тә яңгыр яуганда, каршы яктан берәр транспорт та килсә, юл кырыенда баручыны һич чамаларлык түгел. Җәяүлеләр, зинһар сак булыгыз! Яктырткыч элементсыз юлга чыкмагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев