Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җәяүлеләр кагыйдә боза

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев сүзләренә караганда, узган атнада гына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җиде җәяүлегә протокол төзелгән.

Гомумән алганда, 25-31 октябрь көннәрендә исә район юлларында барлыгы 39 юл кагыйдәсен бозу очрагы исәпкә алынган. Шулар арасында дүрт йөртүче спиртлы эчемлекләр куллануда шикләнелә. Биш йөртүченең иминият полисы юк, өчесенең машина номерлары пычрак. Берәү баласын махсус утыргычсыз йөрткән. Дүрт йөртүче куркынычсызлык каешын такмый йөргән. Ике йөртүче тонировка өчен административ җаваплылыкка тартылган.

“Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручыларны күргән очракта, аноним рәвештә 2-15-75, 2-15-80 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Бу үзебезнең һәм якыннарыбызның иминлеге өчен мөһим”, – ди бүлекчә җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев