Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Әҗәтеңне нигә түләмисең?

Районыбызда гомер итүче якташыбызга шундый сорау белән мөрәҗәгать итәләр.

Тикшерү эшләре башлангач, аның бернинди дә кредит алганы булмавы ачыклана. Әмма мошен­никлар аның шәхси мәгъ­лүматларын кулларына тө­ше­реп, аның исеменә кредит рәс­ми­ләштерәләр.

– Кызганычка каршы, кеше үз исеменә кредит алулары турында белми дә. Кредитыңны түлә, ди­гән хәбәрләр дә килми. Бүгенге көндә дәүләт хезмәтендә урнашкан шәхси мәгълүматларны урлап, кеше исеменә кредит алу очраклары күбәеп китте. Шуңа күрә дә, дәүләт хезмәтенә (госуслуга) озак вакытлар кермисез икән, иң яхшысы аны ябып кую. Чөнки озак вакытлар керми торгач, анда килгән мәгълүматлар белән дә хәбәрдар була алмыйсыз, – дип кисәтә район Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Мошенниклар адәм балаларын талауларын дәвам итәләр. Кыен хәлгә калдыруның гел төрле юлларын табып торалар.

Соңгы вакытта белгән кешеңнең ватсап челтәре аша синнән акча сорау очраклары да артты. Иң элек акча күчерергә тотынганчы, ул белгән кешегез белән элемтәгә чыгарга кирәк. Аннары акча сорау, бик четерекле әйбер. Телефоннан гына акча сорау да күпләрне шикләндерергә тиештер.

Игътибарлы булыгыз, алдана күрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев