Әтнәдә алдалауның, мошенниклыкның яңадан-яңа төрләре чыгып тора
Шуңа күрә халыкка аң булу, ялганлап шалтыратуларга әзер тору кирәк.
– Әйтик, интернет челтәреннән эш эзләп, теләсә-нинди программа күчереп ала күрмәгез. Бу очракларда еш кына счеттагы акчаларыгыз юкка чыга. Шулай ук, куллану вакыты чыккан дип СИМ-карталар тәкъдим итәргә мөмкиннәр, зинһар, ала күрмәгез. Гомумән, СИМ-картаның куллану вакыты чыкмый. Яисә, иске СИМ-картагызны сатуны сораучылар да булыр. Нәтиҗәдә, сезнең СИМ-карта белән мошенниклык кылсалар, сез дә гаеплеләрнең берсе булырга мөмкин, – дип кисәтә район Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов
Шулай ук төрле махсус хезмәтләр – ФСБ, банкның сак хезмәте һәм башка рәсми органнардан дип шалтыратучыларга да ышана күрмәгез. Чөнки һәр очракта алар үзләренә ниндидер мәгълүматлар ала һәм ахыр чиктә сезнең мәгълүматлар белән банклардан яки башка җирдән акча алалар. Ә сезгә түләргә туры киләчәк.
Моннан тыш, “Акчагызны Украинага күчергәнсез”, дип шалтыратсалар да ышана күрмәгез. Күп очракта алар мошенниклар һәм бик оста психологик алымнар белән, сезгә ярдәм иткән булып сөйләшәчәкләр.
– Болай эшләгез, акчагызны тегендә-монда күчерегез, – диюләргә ышанмагыз, – диде җитәкче.
Игътибарлы булыйк. Җиңел акчалар эшләүгә дә кызыкмыйк. “Бушлай сыр тычкан тозагында гына була”, дип юкка гына әйтмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев