Әтнәдә бер ир-ат хатынына пычак белән янаган
02 көндәлеге

Әтнәдә бер ир-ат хатынына пычак белән янаган

Районыбызның бер гаи­лә­сендә ир белән хатын арасында низаг чыга.

Хәер, гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Тик бу очракта, ызгыш, тавышгауга янауга кадәр барып җи­тә. Исерткеч эчемлекләр кулланган ир заты, хатынын куркытырга теләп аңа ташлана. Хәтта кулына пычак алып аны стенага кадый, хатынына: «Мин сине үтерәм», – дип яный.

Үзенең тормышы өчен курыккан хатын район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә.

– Бүгенге көндә хатын кызга әхлакый зыян килүне исәпкә алып, әлеге эш буенча да тикшерү бара. Исерткеч эчемлекләр куллану беркайчан да юньлегә илтми, – диде Айсылу Нигъмәтҗанова.


Нет комментариев