Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Яшүсмерләр арасында җинаятьчелек арткан

Бүгенге көндә яшүсмерләрнең күбесе телефонда, төрле интернет челтәрләрендә утыра.

Бер яктан караганда, бернинди начарлыгы да юк кебек. Заманасы шундый, аннан артта калырга ярамый. Икенче яктан, интернет шаукымы яшүсмерләребезне куркыныч адымнар ясарга этәрергә дә мөмкин.

– Соңгы вакытта республикада яшүсмерләр катнашында җинаятьчелек очраклары арткан, – дип сүзен башлады район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов. Фикеренә ачыклык кертеп:

– Кызганычка каршы, яшүсмерләр үзләре дә эшнең нәрсә икәнен аңламый, җинаять кылучыларга ярдәм итәргә мөмкиннәр, – диде.

– Аңлавымча, яшүсмер үзе дә белми, җинаять кылырга мөмкин, димәк?

– Әйе, дөрес әйтәсез. Хәзерге көндә яшүсмерләр күп вакыт интернет челтәрләрендә утыралар. Шул челтәрләр аша төрле игъланнарга һәм төркемнәргә кереп, төрле җинаятьләр эшләргә мөмкиннәр. Мәсәлән, кечкенә генә төргәкне кая да булса калдырып китәргә кушалар, ди. Моның өчен аңа акча да тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Яшүсмернең шул акчага кызыгып, наркотик матдәләр таратучы булып та куюы бар. Шулай ук олы яшьтәге кешеләргә барып, алардан күпмедер күләмдә акча алып, ул акчаларны икенче счетка күчерәләр. Шулай итеп, икенче төр җинаять кылалар.

– Аллаһым сакласын, мондый эшләрне аларга теләсәкайда тәкъдим итүчеләр булырга мөмкин бит?

– Бүгенге көндә яшүсмерләр интернет челтәрләрендә күп утыралар. Бернинди шик тудырмаган сайтларда утырып, социаль челтәрләргә кереп тә, җинаятьчеләр корбаны булып куюлары бар. Шуңа күрә дә, әтиәниләрне кисәтеп үтәсе килә. Балаларның урамда кайда, нишләп йөрүләрен, нинди социаль челтәрләрдә булуларын контрольдә тотсак иде.

– Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Аллаһы Тәгалә дә сакланганны саклармын дигән, балаларыбызны күз уңыннан югалтмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев