Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Юктан да тавыш чыга

Район эчке эшләр бүлегеннән алган мәгълүматларга игътибар итсәк, нинди генә хәбәрләргә юлыкмыйсың.

Адәм балалары бер-берсе белән уртак тел табып, берберсенә ярдәм итеп кенә яшәргә тиешләр дә кебек. Юк шул. Әле җир бүлешә алмыйлар, кемгәдер икенчесенең әйткән сүзе ошамый. Юктан гына тавыш чыга, кайвакыт сугышуга кадәр барып җитә. 

Районыбыз авылларында да ике ир-ат арасында
аңлашылмаучылык килеп чыга. Берсе кинәттән барлыкка килгән шәхси дошманлык мөнәсәбәте нәтиҗәсендә, икенчесенә тән җәрәхәтләре ясый.
— Нәтиҗәдә, ир-атларның берсе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кыйналган ир-атның баш мие селкенә, башның йомшак тукымасына җәрәхәтләр ясалып, сәламәтлегенә җиңелчә зыян килә, — дип бу очракны ачыклап үтте район эшке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.
Бүгенге көндә бу эш буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев