Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Килене кайнанасына кайнар су сипкән

Район эчке эшләр бүлегенә үзәк больница табибы мөрәҗәгать итә. Аның хәбәр итүенчә, районыбыз авылларында яшәүче өлкән кеше кайнар суга пешеп больницага килә.

Өлкән кеше әйтүенчә, аның сул кулына килене кайнар су сибә.
— Әлеге вакыйгага ачыклык кертү өчен, полиция хезмәткәре әйтелгән адрес буенча барып тикшерү үткәрә. Кайнана икенче дәрәҗә пешү ала. Бүгенге көндә әлеге эш буенча тикшерү бара, — дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова. 
Өч көнлек дөнья, дибез. Анда да тыныч, матур итеп кенә яши белми инде бу адәм баласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев