Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Курьер ике тапкыр килеп, райондашыбыздан зур суммада акча алып китә

Мошенниклар! Сак булыгыз!

Районыбыз авылларында яшәүче бер хатын-кыз үзенең хәләл акчаларыннан мәхрүм калган. Ул «ВКонтакте» челтәрендәге «Барахолка» группасында 11нче Айфон телефоны сатылу турындагы белдерүгә юлыга. Шунда күрсәтелгән телефон номерына шалтыратып, телефонның нинди дәрәҗәдә булуы белән кызыксына. Аңа телефонны төшереп үк җибәрәләр. Алу-алмавы белән кызыксыналар. Уйлап карыйм, дигән җавапка каршы, алмасагыз алучылар бар, дигән җавап ала. Шуннан соң ул телефонны сатып алырга теләвен белдерә. Телефонның теге ягындагы кыз бала телефонны җибәрү өчен аның почта адресын сорый һәм дә акча күчерү өчен карта номерын да җибәрә. Аны-моны уйлап тормаган ханым күрсәтелгән карта номерына 45 мең сум акчасын күчерә. Һәм шуннан соң ике арада элемтә өзелә. Телефон да килми, акча да юкка чыга.
— Бүгенге көндә әлеге эш буенча тикшерү бара. Алдаучылар турында, мошенниклык очраклары хакында гел сөйләп торабыз. Кызганычка каршы, безнең халык бик ышанучан, гел мошенниклар тозагына эләгеп торалар, — диде район Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.
Кызганычка каршы, районда тагын бер мошенниклык очрагы теркәлгән. Бу хакта район Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Бәйрәмов хәбәр итте.

Өлкән райондашыбызга кызы: «Юл һәлакәтенә эләктем», — дип шалтырата. Ни булганына төшенеп өлгергәнче, телефонның икенче ягыннан табиб кеше дәшә. Ул аның кызына тиз арада операция ясауларын һәм аның өчен акча кирәклеген әйтә. Табиб ул арада телефонны саклык органы хезмәткәренә тапшыра. Барлык мәгълүматка ия булган мошенниклар, әлеге райондашыбызның өй телефонына да шалтыраталар. Озакламый курьер килергә тиешлеге һәм аңа акча биреп җибәрергә кирәклеген әйтәләр. 
Курьер ике тапкыр килеп, райондашыбыздан зур суммада акча алып китә. Курьерның эзенә төшсәләр дә, ул инде акчаларны тапшырып өлгергән була. Бүгенге көндә бу эш буенча тикшерү бара. 

— Якының бәлагә тарыды, яки банк хезмәткәрләре булып ялган шалтырату очраклары күбәеп китте. Шуңа күрә район халкын тагын бер кат кисәтәсе килә. Полиция, банк һәм башка өлкә хезмәткәрләре бернинди дә шәхси мәгълүматларны сорамыйлар. Ниндидер программалар да куярга кушмыйлар. Инде якыннарыгыз бәлага тарыды дип шалтыраткан очракта, иң элек аларның үзләре белән элемтәгә чыгарга тырышыгыз, —дип кисәтте район Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Бәйрәмов.
Игътибарлы булыйк, җәмәгать. Таныш булмаган телефон номерларын алмыйк. Инде алган очракта да, шикләнә калсагыз, тиз арада сөйләшүне өзәргә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев