Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Мошенниклар ватсап челтәрендә

Адәм баласын төп башына утырту өчен нинди генә ялганлау ысуллары уйлап тапмыйлар.

Соңгы вакытта тагын бер алдау ысулы киң таралды. Ватсап челтәренә син яхшы белгән танышыңнан акча сорап хәбәр килә. Хәбәр татар телендә дә булырга мөмкин. “Сәлам. Сорарга да уңайсыз инде. 1-2 сәгатьтә 15 мең сум акча биреп торчы”, – дигән хәбәргә ничек битараф каласың инде. Җитмәсә 1-2 сәгатькә генә сорап тора. 
Андый хәбәр үземә дә килде. Тиз арада танышыма шалты­ратып карадым, аңа чыгып булмады. Мошенник­лар бу очракта да, өлгер булып чык­тылар. 
– Хәбәр җибәреп, шулай ук акча эшләү белән кызыктырып та алдалау очрак­лары артты, – диде җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәй­рәмов. – Соңгы вакытта кулында берничә картасы булган кешеләргә акча эшләргә кызыктырып шалтыраталар. Мәсәлән, мошенниклар: “Синең шушы банкта да картаң бар икән. Аның яр­дәмендә акча эшләргә була», – дияргә мөмкиннәр. Прог­рамма ярдәмендә акча­ның ничек артканын күрәсең. Аннары бу акча­ны алу өчен шул но­мерга күчерергә кирәк, диләр. Соңыннан үз акчаң да, артканы да югала”, – диде җи­тәк­че. 
Күп акчаларга кызыгып, булганыннан да коры калмыйк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев