Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Мошенниклар алдый, алданабыз

Авито аша да мошенниклар тозагына эләгүчеләр бар.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре район халкын кабат кисәтә. Ни кызганыч, мошенниклар халыкны алдау юлларының нинди ысулларын гына уйлап тапмыйлар. Ә безне никадәр генә кисәтеп торсалар да, арзан әйберләргә кызыгабыз шул.
Соңгы вакытларда авито һәм контакт челтәрләреннән төрле әйберләр алдыру күбәеп китте. Әллә кайдагы кибетләргә кадәр барып йөрисе юк, кирәкле товар үзе килә. Шуңадамы заказ биргәндә, кайбер нечкәлекләренә игътибар итеп бетермибез.
— Телефон аша полиция, шулай ук банк хезмәткәрләре булып шалтырату очраклары бик күп. Гел әйтеп, кисәтеп торабыз, полиция, банк хезмәткәрләре беркайчан да карта номерларын сорамыйлар, телефонга программалар урнаштырырга кушмыйлар. Чөнки сезнең кредитлар турында алар белмиләр. Ялганнарга ышанмагыз, — дип кисәтә район полиция бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов.
Чыннан да, интернет челтәре аша товар алырга уйлаган очракта, иң элек сатучының ышанычлы икәненә инанырга кирәк. Юкса, күпләр кебек товарсыз да, акчасыз да калырга мөмкинсез.
Уяу булыгыз, йомшак әйтелгән сүзләргә ышанып, катыга утырып кала күрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев