Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
02 көндәлеге

Мошенниклар йокламый

Интернет аша заказ ясау да куркыныч хәзер

Көннән-көн мошенниклар ялганына ышанучылар арта бара. Мошенниклары да оста шул аның, ышандырырлык итеп сөйли дә, алдый да беләләр. Телефоннан гына мошенниклар шалтыратырга мөмкин дип уйлаучылар бик нык ялгышалар, Кызганычка каршы, «Вконтакте» һәм дә интернет челтәрләре аша да алдаулар артты.

Бер райондашыбыз “ВК”ның “Рено запчастьләре” төркемендә автомобиль дискларына заказ бирә. Бәясе кулай була, кызыктыра. Шуннан үзара аралашу китә...

Тегеләрдән килгән җавапларга һич кенә дә шикләнерлек түгел. Мошенниклар бик оста психологлар дию бер дә юктан тумаган шул. Әнә бит, бу очракта да, “Бары 2 яки 4 диск кына бирә алабыз”, дип, үзләренең ихлас булуларына ышандыралар. Соңрак, “Доставка” да була”, дип, әллә ни зур булмаган сумма әйтеп, үзләренә күчерүне сорыйлар.

Гадәттә, мошенниклар гамәлендә шик тудыручы тагын бер әйбер бар – бу очракта да: “Күрсәткән номерга күчерә алмасагыз, менә монысына мөмкин”, дип, икенче карта номерына кадәр бирәләр. Әлбәттә, ул “приложение” ачылмый. Ә мошенник бер биргәнеңне белеп алса, ыштаныңны салдырмыйча туктамый. Бу очракта да: “Акчагызны артык җибәргәнсез, кире җибәрәбез”, дигән сылтау белән гариза тутырталар. Әлбәттә, ул “сбой” бирә, шунда башка бер банк картасын кулланырга киңәш итәләр. Ул картадагы акчаны да алырга уйлыйлар, күрәсең. Зыян күргән райондашыбыз эшне аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Бу хакта полиция бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев