Мошенниклар йоклап ятмый
Алай гына да түгел, адәм баласын төп башына утырту өчен алдауның төрле юлларын уйлап табып кына торалар.
Бүгенге көндә телефонына билгесез номердан шалтыратмый калган бер генә кеше дә юктыр. Аның кайберләрен, бәлки кирәкле кешедер дип, кайчак алып куясың. Ә алдың исә, мошенниклар тозагына эләккәнеңне сизми дә калырга мөмкинсең.
Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов та райондашларны кисәтергә теләп:
– Күпме әйтеп, язып торсак та алданучылар кимеми, гел булып тора. Авито аша әйбер алырга теләп, акча күчерәләр дә, нәтиҗә дә акчасыз да, товарсыз калалар. Инде соңгы вакытта кайчандыр мошенниклар корбаны булучыларга, акчагызны кире кайтарабыз, дип шалтырата башлаганнар. Әлбәттә инде, акчаны алай җайлы гына күчермиләр, ниндидер явыз гамәл, я нидер шартлатырга, я яндырырга кушалар, – диде.
Аллаһы сакласын, әллә нинди буталчык заманда яшибез. Көннән көн алдауның яңа ысуллары чыгып кына тора. Соңгы вакытта таныш телефон номерларыннан:
“Привет, сорау бик уңайсыз. 2-3 сәгать эчендә 15000 сум бурычка биреп тор әле. Карточкамда чикләү бар, мин кемгәдер күчерә алмыйм” дип татарча язылган смслар да килә башлады.
Танышыгыз булса да, иң элек әлеге хәбәрнең дөреслеген ачыклап бетерегез. Аннары якын кешең акча ише әйберне смс язып кына сорарга да тиеш түгел. Ни генә дисәк тә, акча бит.
Игътибарлы булыйк. Җиңел акчалар эшләүгә дә кызыкмыйк. “Бушлай сыр тычкан тозагында гына була”, дип юкка гына әйтелмәгән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев