Мошенниклар сүзенә ышанмагыз
02 көндәлеге

Мошенниклар сүзенә ышанмагыз

Аларның мошенник икәнен кайдан белеп була соң, дияр­сез.

 Телефоннан шалтыраталар, ышандырырлык итеп сөйлиләр. Шул хакта, ягъ­ни мошенникларның алдалау ысуллары турында газета битләрендә атна саен диярлек язып торабыз. Соңгы вакытта банклар да халыкка кисәтү белән чыга башладылар. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова: – Кабат-кабат кисәтүләр беркайчан да зыян итмәс. Полиция хезмәткәрләре булып шалтырату очраклары да күбәеп китте. Уяу һәм игъ­тибарлы булыгыз, – дип кисәтте.


Нет комментариев