“Россия балалары – 2021”
5 – 14 апрель көннәрендә районда әнә шул исемдәге комплекслы профилактик чараның беренче этабы уза.
- Әлеге акция яшүсмерләр һәм балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне , наркотиклар әйләнеше белән бәйле җинаять эшчәнлегенә тартуны кисәтү максатында үткәрелә, - дим район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәнил Сабиров. Шушы уңайдан мәктәпләрдә укучылар белән профилактик чаралар, төрле очрашулар оештыру күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев