Сезнең исемгә кредит алалар...
02 көндәлеге

Сезнең исемгә кредит алалар...

Соңгы вакытта шулай дип шалтыратулар ешаеп китте.

Әлбәттә, бу мо­шен­никларның чираттагы ялганы. Алар тозагына эләгүчеләр турында газетабызның узган санында гына язып чыккан идек, югыйсә. Кабат, райондашларыбыз эшләп тапкан акчаларыннан колак какканнар .

Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Бәйрәмов:

– Зинһар өчен, райондашларыбызны тагын бер кат кисәтеп узыгыз әле. Мошенниклар ялганына ышанучылар гел булып тора, – диде ул. Соңгы вакытта ФСБ, банк хезмәткәре булып шалтырату очраклары артты. Җитмәсә, алар төрле приложениеләр урнаштырырга кушалар.

– Шуны онытмагыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да шалтыратып счет номерларын сорамыйлар, төрле приложениеләр дә куярга кушмыйлар, – дип кисәтә җитәкче.


Нет комментариев