СИМ-картаның куллану вакыты чыкмый
Соңгы вакытта: “СИМ-картагызның куллану вакыты чыга”, дип шалтырату очраклары ешайган. Бу хакта район Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов хәбәр итте.
Соңгы вакытта: “СИМ-картагызның куллану вакыты чыга”, дип шалтырату очраклары ешайган. Бу хакта район Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов хәбәр итте.
– Аптыраган инде. Кешегә тагын ничек итеп аңлатып карыйсы. Юкса һәрдаим кисәтеп торабыз, СИМ-карталарның бервакытта да куллану вакыты чыкмый, бу бары тик мошенниклар алдавы, дип. Әмма шул мошенниклар кармагына юлыгучылар гел булып тора.
Мошенниклар: “СИМ- картаның куллану вакытын бер яки ике-өч елга озайтырга мөмкин. Телефоныгызга код килә, шул саннарны безгә әйтерсез”, диләр. Шул кодларны әйтүгә кешенең барлык мәгълүматларына ия булалар. Кайвакыт алар исеменә кредит алу өчен, кибер-полиция хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар. Болар барысы да мошенниклар ялганы, СИМ-картаның куллану вакыты да чыкмый, кибер-полиция һәм дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре дә бервакытта да шалтыратмыйлар, – дип кисәтә җитәкче.
Юк-барга ышанмыйк! Уяу булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев