Законсыз рәвештә агач кисүчеләр ачыкланмады
02 көндәлеге

Законсыз рәвештә агач кисүчеләр ачыкланмады

20 декабрьдэн 31 декабрь аралыгында «Чыршы» (ель) операциясе узды.

Шушы чара вакытында Әтнә районында урнашкан урманнар, шулай ук куаклыклар тикшерелде. Законсыз рәвештә агач кисүчеләр ачыкланмады. 

Шулай ук  районыбызда урнашкан кибетләрдә дә законсыз рәвештә агачлар сату буенча тикшерүләр булып узды. Тикшеру чорында закон бозу очраклары күзәтелмәде. Бу хакта участок инспекторлары җитәкчесе Фәнил Сабиров хәбәр итте.


Нет комментариев