Замана афәте безгә дә килеп җиткән
02 көндәлеге

Замана афәте безгә дә килеп җиткән

– Әтнәдә “зак­ладка” (автордан – куеп калды­ру дип аңларга кирәктер ин­де) кую фактлары беленә баш­лады.

Район полиция бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов хәбәр итүенчә, районда да замана афәте белән бәйле очраклар күренгәли башлаган.
– Әтнәдә “зак­ладка” (автордан – куеп калды­ру дип аңларга кирәктер ин­де) кую фактлары беленә баш­лады. Район халкына мөрәҗәгать итеп әйтәсе килә. Урманнарда яки полосаларда йөр­гәндә таныш булмаган ке­шеләрнең нидер эзләгәнен яки куеп калдырганын күр­сә­гез, тиз арада полиция бүле­генә хәбәр итсәгез иде. Ано­нимлык гарантияләнә, – диде Ирек Бәйрәмов.
Кайчандыр мондый очраклар турында ерактагы күренеш кебек кенә сөйләсәк, инде районга да замана афәте кайта башлаган. Балаларга да бу хакта аңлатсак иде. 


Нет комментариев