Рамазанга операциягә чакыру килде
Әле генә бармакларына операция кичергән бу бала тагын операция өстәленә ятачак.
Бу юлы бармакларга түгел. Рамазанда - волчья пасть, диагнозы буенча әйтсәк, рашеление мягкого и твердого неба.
- Шушы көннәрдә Ростов на дону шәһәренә - 31 мартка чакыру алдык. Аллага тапшырып, Рамазанның авызындагы тишеген тегәчәкләр. Бу - "Счастливая улыбка" дип исемләнгән хәйрия акциясе. Башларым катып бетте инде уйлый-уйлый, теккәч сулый алыр микән, дип тә борчылам. Үзебезне караучы табиб белән киңәшләштем, алар барырга куша. Җыенабыз инде, Аллаһы Тәгалә ташламасын, арты хәерле булсын,- ди Рамазанның әнисе.
Рамазан хәзер безгә генә түгел, укучыларыбызга да чит түгел, рәхмәт гел хәлен белешәсез. Шуңа яздым.
С.Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев