Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

22 июльгә һава торышы

22 июльгә һава торышы һәм ай календаре

22 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз булырга мөмкин. Төньяк, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +14.+19˚, көндез +20.+25˚ градус җылы, ә көнчыгыш районнарда +30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Үсеш алучы ай, ай кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Бакча җиләгенең мыекларын утыртырга. Җиләк-җимеш культураларын, тамыразыкларны фосфор-калый ашламалары белән тукландырырга кирәк. Күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп яки күчереп утырту өчен уңайлы вакыт санала.

Бакчада өлгергән томат, кыяр, ташкабак һәм башка яшелчәләрне җыеп алырга, вакытында эшкәртергә дә кирәк. Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын утырту өчен чокырлар әзерләргә. Агачларга авырулардан һәм корткычлардан препаратлар сиптерергә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/weather/21-07-2021/22-iyulg-ava-toryshy-m-ay-kalendare-5831018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев