Әтнәдә бүген кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал
Һава торышы

Әтнәдә бүген кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал

Халык сынамышы: 31 август аяз булса, сентябрьнең беренче атнасы яңгырлы булыр.

Бүген Әтнәдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. 

Кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.

Урыны белән туфракта 0-1 градуска кадәр кырау көтелә.

Температура +8..+19 градуска кадәр җылыначак.

 


Нет комментариев