Әтнәдә һава торышы
Эсселек бераз кими.
Ул гына түгел, алдагы көннәрдә яңгыр да вәгъдә итәләр әле. Хәер, синоптиклар ял көнне дә яңгыр ява дигән иделәр. Урыны бездә булмагандыр инде… Төнлә бераз эре тамчылы яңгыр сибәләп узды үзе.
Ә бүген аяз, әмма температура +26дан узмас диләр. Аязучан-болытлы һава торышы көтә. Шунысы да бар, алдагы төнне дә, чагыштырмача, эссе булачак әле. Ә алдагы көнне +20 тирәсе генә калыр дигән фараз бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев