Бүген Әтнәдә 16 градуска кадәр җылы көтелә
Һава торышы

Бүген Әтнәдә 16 градуска кадәр җылы көтелә

Халык сынамышы: 14 апрельдә боз кинәт китсә, ел җиңел, уңышлы булыр.

Сишәмбе, 14 апрельдә, Әтнәдә  аязучан болытлы һава торышы фаразлана, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.

Температура +4..+16 градус тәшкил итәчәк.

Кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.


Нет комментариев