Бүген кабат буран һәм көчле җил көтелә, юлларда бозлавык
Әтнә юл иминлеге инспекторлары, мөмкинлектән чыгып, юлларга чыкмаска киңәш итә.
Автомобиль йөртүчеләргә ерак араларга юлга чыгудан тыелып торырга, кирәк булганда гына юлга чыгарга киңәш ителә. Әгәр дә юлга чыгарга туры килсә, тизлекне арттырмаска, дистанцияне сакларга кирәк.
Буран вакытында аеруча игътибарлы булу мөһим. Җәяүлеләргә дә юлны аркылы чыкканда уяу булырга, машиналарның хәрәкәтен игътибар белән күзәтергә киңәш ителә.
Синоптиклар алдагы көнгә дә шундый ук һава торышын фаразлый. Температураның кискен үзгәрүе, бураннар һәм көчле җил водительләргә һәм җәяүлеләргә зур сынау булачак. Шуңа күрә һәркемгә үзенең һәм башкаларның иминлеге өчен җаваплы карарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев