Иртәгә дә көчле җил
Һава торышы

Иртәгә дә көчле җил

Начар метеорологик күренешләр бар иртәгә.

7 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с тизлектә көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Әтнә муниципаль районының гражданнарны яклау бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев. 

Аязучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-4, көндез максималь һава температурасы +3..+5. Юлларда урыны белән бозлавык. Сак булыгыз!

С.Мингатина фотосы


Нет комментариев