15 октябрь «Авыл хатын-кызлары көне» билгеләнеп үтелә
Шул уңайдан Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында сыер савучы гүзәл затларны җыйдылар.
Бәйрәм табыны да әзерләнгән иде. Тәмле чәй, хуш исле бәлешләр, җиләк-җимеш белән сыйланган өстәл артында хатын-кызлар иркенләп аралаштылар, көлештеләр, хәл-әхвәл белештеләр. Олы Мәңгәр авылының гүзәл затлары бергә җыелып, күңелләрен ял иттерделәр.
Мондый җылы очрашулар авыл тормышына яңа сулыш өрә, хезмәткә дәрт бирә. Киләчәктә дә шундый күркәм бәйрәмнәр ешрак үткәрелсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев