Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Бәрәскә мәчете дә, аңа илтүче юл да яңара

Бәрәскә авылында 1769 елдаТатарстан җирлегендәге төзелгән иң борынгы таш мәчетләрнең берсе булган мәчет ремонты турында язып чыккан идек.

Бүгенге көндә мәчеткә илтә торган юл да ремонт чоры кичерә. 

Мәчетне Түбән Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Борнаев төзеткән. Екатерина II таш мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, ул патшага прошение белән бара һәм 1769 елда мәчетне төзетә. Беренче таш мәчет дип аталган Мәрҗани мәчете 1767-1770 елларда төзелгән дип исәпләнә. Моннан чыгып,   Беренче җәмигъ мәчете Мәрҗани мәчетеннән дә бер елга алданрак төзелеп, мөселманнарга хезмәт иткән, дип әйтә алабыз.    Кызганычка каршы, 1930 елда, Әтнә район үзәге булгач, ул чор хакимиятеТүбән Бәрәскә мәчетен җимереп, кирпечләреннән райком бинасы салырга уйлый. Нәтиҗәдә мәчетнең гөмбәзе, икенче катының бер өлеше җимерелә, ләкин измәсе нык булу сәбәпле, стенаны вата алмыйлар. Вакыт узу белән җимерелгән гөмбәз урынына гади түшәм, фигуралы тәрәзәләргә алмашка туры почмаклы тәрәзәләр генә урын ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев