Бәрәскәләр дәррәү купты
Авыл җирлеге

Бәрәскәләр дәррәү купты

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява быел. Үләннәр котырып үсә. Карап кына торсаң, әйләнә-тирә чытырманга әйләнәсе.

Менә шуны истә тотып, бүген Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләр авыл белән зиратлардагы үлән-печәннәрне чабарга чыктылар.

Беррәттән чистарту эше дә алып барыла. 

- Ир-егетләребезгә Алла ярдәм бирсен. Эшләгән эшләре савапка булсын. Әйтәләр дә эшлиләр дә. Берәүне дә өйрәтәсе юк бездә. Халык бердәм,- ди авыл җирлеге башлыгы  Аида Фатыйхова.

А.Фатыйхова фотолары


Нет комментариев