Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

"К. Маркс "белән "Тельман" су эчәчәкләр

Ары авылында "Чиста су" программасы буенча эш киң колач алды.

137 хуҗалыклы Ары авылының суга тилмерүе сер түгел, күп яздык. Чиста суны да байтак эзләделәр. Чыкмас микәнни? - дигән сорауны кем генә әйтмәгәндер. Су чыкты. 50 тонна сыйдырышлы башня балкып утыра бүген.

- Карл Маркс урамы белән Тельман урамында яшәүчеләрнең яртысына быел су кереп кала. Бүгенге көндә бу урамнарда яшәүчеләр суны өйгә кертү белән мәшгуль.  1  км 800 метрга су торбалары сузылды. Калган 5 км араны киләсе елга эшләячәкбез. Бүгенге көндә Каенсар авылы егетләре башня территориясендәге санитар зонаны әйләндерәләр. Суның сыйфатын тикшертеп карадык, начар түгел. Әле бу соңгы тикшерү түгел. Авыл урамнарына  җәеләсе таш та кайтартылды. Анысын "Чиста су" кергән урамнарга җәя башлыйбыз, - ди Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев.

Ф. Кадимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев