Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

Әтнә тыкрыкларын танымассыз да әле

Үзара салым авылларны күп мәшәкатьләрдән коткара.

Шул исәптән район үзәге булган Олы Әтнә авылын да. Дөрес, кайсы урамына керсәң дә,  ялтырап яткан асфальт диярлек. Тик  әле асфальт килеп җитә алмаганы да бар. 

- Нинди асфальт, ташы да юк, - дияргә җыенасыз инде. Бар андыйлары да. Аеруча авылның тыкрыклары мескен хәлдә калган иде. Асфальт урамнардан киләсең дә икенче урамына шул тыкрык аша чыгыйм дисәң чумасың, монысы аеруча машиналыларга читен. Шушы көннәрдә Олы Әтнәнең шул тыкрыкларын "асфальт" юллы итәләр. Эшләүчеләр үзләре: "Вак таш җәелә, асфальт күк итәбез", - диләр. 

Кичә элекке автовокзал  кырыеннан кереп китеп, Тукай урамына чыга торган юлга таш җәеп тигезләделәр. Кичке якта Совет урамының  Әтнә елгасы өстенә салынган күпергә җиткәнче уң якка кереп китә торган "Зелень" урамын эшләргә килделәр. Совет урамыннан таудан төшкән күк төшеп китеп, бернәрсә җәелмәгән, яңгыр яуса баткакка әйләнә торган бу урамны күтәртеп, торба урнаштырып,  таш җәяселәр. 

- Менә шул калган тыкрыкларны таш җәелгән, асфальтлы урамнарга тоташтыру иде инде бу,- ди авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәммәдҗанов та.

Башланган эш беткән эш, диләр. Тиздән  бу тыкрык та  танымаслык булыр, Алла боерса. 

С.Мингатина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев