Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл җирлеге

Түбән Көек авылында су торбаларын яңарталар

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны мо­дернизацияләү» федераль программасы нигезендә Тү­бән Көек авыл җирлегендә тө­зек­­ләндерү эшләре бара.

Түбән Көек авылына килеп кергәч, тегендә-монда казылып ташланган җирләрне күргәч, куркып куясың. Тегендә балчык, монда өем. Уңайсызлыклар кыенлыклар да тудыра, әлбәттә.

Хәер, бу мәшәкатьләр вакытлыча гына. Әмма без, адәм балалары, рәхәткә ияләштек шул инде. Барысы да яхшы, шул ук вакытта тиз дә булсын.
1972 елда урамга салынган су торбаларын бөтен авылда алыштырып чыгу, тиз генә була торган гамәл түгел. Бүгенге көндә урамдагы торбалар да алыштырыла, шул ук вакытта өйләргә дә сулар кертелә. Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы Дамир Галиәхмәтов:
– Элекке торбалар череп беткән инде. Бүгенге көндә теләге булган кешеләргә су өйләренә дә кертелеп барыла, – дип аңлатып китте.

Моңа кадәр авыл халкы суны колонкадан да алган, шулай ук үз хуҗалыгына кертүчеләр дә, үз коесын казытучылар да бар икән.

Алга таба «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы нигезендә авылга су кергәч, күп кенә борчыган мәсьәләләр дә чишелеш табачак, әлбәттә. 
– Авылда су кү­мәк хуҗалык башнясыннан гына килү сәбәпле, җәй­ге чорда югары оч­та су бетә торган иде. Хәзер инде ике баш­ня куелачак. Су җитмәү проблемасы да булмас, дип өмет­ләнәбез, – ди­де җитәкче.  


Чыннан да, яңа скважиналар авыл халкын чиста һәм сыйфатлы су белән тәэмин итүдә мөһим функцияне үти алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев