Әтнә районында  азык җыю машиналарына техник карау башланды
Авыл хуҗалыгы

Әтнә районында азык җыю машиналарына техник карау башланды

«Таң» хуҗалыгында үзйөрешле чапкычлар һәм азык җыю комбайннарына техосмотр үткәрелде.

 "Таң" хуҗалыгында үзйөрешле чапкычлар һәм азык җыю комбайннарына техосмотр үткәрелде.  2 "МакДон" чапкычы, "Крона 630" һәм "Ягуар 850"  комбайннары әзерлек сызыгына бастырылган, механизаторлары бар, техникалар куркынычсызлык тәлапләренә җавап бирерлек итеп әзерләнгән. 

"Таң" хуҗалыгы механизаторларына һәм барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә эшләрендә уңышлар, хәвеф-хәтәрсез генә эшләүләрен теләп каласы килә. Чөнки аларның эше – район икътисады өчен бик зур әһәмияткә ия. Азыкның сыйфаты һәм күләме терлекчелек тармагының киләчәген билгели.


Нет комментариев