Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Әтнәдә әзерлек бик яхшы

Районыбыз күмәк хуҗалыкларындагы язгы-кыр эшләренә торышны әнә шулай бәяләделәр.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килеп, күмәк хуҗалыкларның язгы-кыр эшләренә әзерлеген тикшереп киттеләр. Аны министрлыкның агросәнәгать өлкәсендә инженер-техник тәэмин ителеше бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов һәм “Татагролизинг” вәкиле Алексей Салтыков, районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Баязитов, белгече Камил Әхмәтҗанов, җирле “Гостехнадзор” җитәкчесе Рафил Сабиров составындагы комиссия карады.
Комиссия тикшерү эшен Казан юлы буйлап килгәндәге беренче күмәк хуҗалык – “Ленин”да башлады.
– Елдагыча әзерлек бик яхшы аларда. Аерым алсак, эш киемнәре белән тәэмин ителеш сокландырды, анда хезмәт өчен түләү мәсьәләләре дә уңай хәл ителгән, әлбәттә, язгы-кыр эшләре планнан башлана – “Ленин”да алар да тулы әзерлектә, – дип фикерләре белән уртак­лаштылар алар.
Моннан соң “Дусым” күмәк хуҗалыгының Күлле Киме авылындагы техника паркында булдылар. Вак-төяк кимчелекләр табылса да, гомумән алсак, әзерлек яхшы дигән фикердә әлеге комиссия.
– Кичә генә шундый ук тикшерү белән Мамадыш районында булдык. Аңа кадәр башка районнарның күмәк хуҗалыкларындагы әзерлекне карадык. Элекке елларны да күз алдында тотсак, Әтнәдә әзерлекне яхшы дип бәяләргә була, – дип бәяләде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев