Барлык төр техника да игътибар астында булырга тиеш
10 июнь көнне Казак Үртәме авылы шәхси трактор ияләре техосмотрга җыелды
Барлыгы 7 берәмлек техника каралды, булган кимчелекләрнең вакытында бетерү кирәклеге әйтелде. Авыл аша зур юллар узмаса да, техниканың төзеклеге һәм эксплуатация кагыйдәләре үтәлешенең мөһимлеге тагын бер кат искә төшерелде.
Шулай ук Олы Мәңгәр авылы янында су скважинасы казучы УРБ-3 А3.02 маркалы буровой җайланмасына техник карау үткәрелде. Техниканың төзеклеге, документлары, таләп ителгән әсбаплар белән тәэмин ителеше тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев