Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Быелгы ашлыкны киптермичә булмый

Чыгышы мул булса да, өзлексез сибәләп торучы яңгыр уракка бераз аяк чалып маташа.

Тукай” җаваплылыгы чик­ләнгән җәмгыятенең Олы Әтнәдәге ындыр табагында кызу эш өсте.
Башкача була да алмый. Бердән, быел ашлык мул. Икедән, дымлы һава торышы, әледән-әле яңгыр коеп китү үзенекен итә – басудан кайткан ашлык та киптерүгә мохтаҗ.
Бүгенге көндә әнә шул яңгыр сибәләп тору сәбәпле, урып-җыю бераз тукталып тора. 
Җир кибәргә өл­герми, яңгыр болытының икенчесе килеп җитә. Комбайннар әлегә “вынужденный простой”да. 
Аның каравы “кыр ко­раб”ларын тагын бер кат карап чыгар өчен бер дигән җай бу.
Шул ук вакытта күмәк хуҗалыкларның ындыр табак­ларында, тулы мәгънәсендә, эш гөрли. Инде югарыда билгеләвемчә, Олы Әтнә ындыр табагында моңа тагын бер кат инанып кайттык. Монда ашлык складларында һәм ашлык киптерү агрегаты – газ ягып эшләүче “Сушилка” янында кызу эш өсте иде. Соңгысы янында булып, эшләүчеләр белән бераз әңгәмә корырга өлгердек.
“Сушилка” агрегатында Илфар Васыйлов инде 14 яшеннән бирле эшли. Шактый еллар инде үзе җитәкче ул монда. 1999 елгы гына булса да, хәйран бай тәҗрибәле. “Ашлык белән бәйле эш беркайчан да авыр булмый”, дигән фикердә ул. 
Ярдәмчесе Гадел Шиһапов та инде тәҗрибә тупларга өлгергән. Биредә  өченче елын эшли.
– Быелгы ашлыкны кип­термичә бер дә булмый, – диләр алар.
“Сушилка”га килсәк, газета укучылар хәтерлиләрдер – заманында зурлап ачылды бу газ ягып эшләүче агрегат. Әлеге чорда берөзлексез эшли дияргә була. Мин килгәндә “ГАЗ-53” машинасы “Сушилка”га ашлык бушата иде. Шофер Шәүкәт Әхмәдуллин да биредә әле өч ел гына эшли. Ә моңарчы тракторда эшләп, инде пенсия ялына чыгарга өлгергән. 
Әлбәттә, монда эш сменалы – бер 6дан икенче 6га кадәр эшлиләр. 
Гомумән алсак, тәртибе шундый – монда басудан кайткан ашлыкны складларга бушаталар. Машиналар белән аны “сушилка”га китерәләр, киптереп чыгаргач, кабат сак­лауга ангарларга ташыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев