Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Министрлык коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидия алуга сайлап алуны игълан итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын (су белән тәэмин итүнең бүлү челтәрләреннән тыш) яисә каты коммуналь калдыкларын җыю һәм чыгару мәйданчыкларын төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча чыгымнар өлешен финанс белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алуга мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 313 нче кабинет, дүшәмбе - пәнҗешәмбе көннәрендә - 8:00 сәгатьтән  17:00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр), җомга көнне - 8:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр).
 Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 221-76-87.
Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-na-remont-obektov-vneshney-inzhenernoy.htm.
Гаризаларны һәм документларны кабул итү 2024 елның 16 маеннан    башлана  һәм 2024 елның 01 июлендә  тәмамлана. 
Финанслау күләме 150 млн. сум тәшкил итә, шуның 148 млн. сумы - су белән тәэмин итү системасына, 2 млн. сумы – каты  коммуналь калдыклары (ТКО) мәйданчыклары төзүгә,  контейнерлар яисә бункерлар сатып алуга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев