Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Сепарат җыры

Безнең балачакның пирожные. Тәмен кайсыгыз хәтерли әле?

Җәй иртәсе. Сеңлем Фәридә белән өйгә тулган гаҗәеп хуш истән – дәү әни пешергән такта чәй исеннән уянабыз. 
Кухня якның чаршавын корып куеп, әни белән дәү әни икесе генә чәй эчеп утыра. Өстәл уртасында зур колаклы ак кәстрүлдә каймак, бөтен килеш кенә пешергән бер җамаяк йомырка, кызыл җирлеккә эре-эре ак борчаклар ясалган касәдә шакмаклы шикәр һәм дәү әни атна башында мичкә ягып дүрт зур табада пешергән ак күмәч. Аны калын-калын гына итеп кисеп, бер тәлинкәгә өеп куйганнар.
«Тордыгызмы, кызым? Торсагыз, әйдә чәй эчеп алыгыз да, бүген сепарат аертасы булыр», – дип, вак-вак яшькелт чәчәкле ак яулыгының ике почмагын колак артына гына җибәргән дәү әни сеңлем белән икебезгә сөтле чәй ясап бирә. «Әйбәтләп ашагыз!» – дип, каймаклы кәстрүлнең зур колагыннан тотып безгә табарак этәрә. Ялындырабыз. «Бу кичәге каймак түгел ич, тәм кергән», – дип киреләнгән булабыз. Дәү әни бал кашыгы очы белән генә кәстрүлдәге каймакны тәмләп карый. «Утырасыз шунда икеләнеп, нишләп тәм керсен? Бик тәмле! Ашагыз!» – ди. Без җамаяктан әле суынып та бетмәгән берәр йомырка алып ашыйбыз да, чәйне ике тапкыр гына чөмереп, тизрәк уйнарга чыгып чапмак булабыз. «Сепарат аертасы бар! Лилия, сепарат аерткач уйнарсың», – дип туктата дәү әни мине – капканың тимер келәсен инде урам яктан ябып маташкан 9-10 яшьлек кызны.
Уф-ф-ф... Тагын сепарат... Нинди бер бетмәгән сепарат?... Минем бүген бер дә сепарат аертасы килми, Әлфия-Гөлнара белән капкага туп бәреп яки капка төбендә Рүзәл-Надирлар белән бергә карта уйныйсы килә. Ләкин сүз тыңламый да булмый.
Дәү әни стенага эленгән шкаф өстеннән сепарат казанын алып бирә. Марля белән капланган әлүмин казан эчендә кырыкмаса-кырык тәлинкәсе, сөт һәм каймак ага торган улаклары, бүрәнкәләре... Менә шушы тәлинкәләрнең чиратын бозмыйча, дөрес итеп җыярга кирәк. Мин аны күз йомып та җыя алам – бер авырлыгы да юк. Бары бүрәнкәсенең гайкасын ачкыч белән борып кысар өчен генә дәү әни кирәк. «Дөрес итеп җый! Алайса, сөте ага торган була», – дип, дәү әнинең ара-тирә кисәткәне ишетелеп куя.
Дәү әнинең сепараты зур – казанына бер чиләк сөт сыя. Бу сепаратны бабай исән вакытта ук алган булганнар. Анда без генә түгел, бабайның бертуган Кафия апайсы да атнага берничә тапкыр көянтә-чиләге белән асып килеп, үзләренең сөтен аертып китә. Сепаратның махсус ясалган агач өстәле дә бар, аның урыны гел ялдында.
Ниһаять сепаратны җыеп бетереп, бүрәнкәсен ачкыч белән кысып борып, иң өскә казанын утыртып, казан уртасына борынын бастырып куйгач, сыек сөт ага торган улагына чиләк белән, каймак агасы улагына чиста кәстрүл китереп утырткач, мин сепаратның тоткасына тотынам.
Безнең сепарат – кул сепараты, сөттән каймагын аерып алыр өчен, аны кул белән әйләндереп торырга кирәк. Эчтәге зур тимер маховикны беренче тапкыр әйләндереп җибәрүе бигүк җиңел түгел. Тешләре арасындагы май җылынганчы, шактый авырдан әйләнә ул. Казанына сөт салганчы, сепаратны яхшылап җылытырга кирәк. Алмаш-тилмәш әле бер, әле икенче кулым белән тотканы әйләндерәм һәм тыңлыйм.
Кул сепаратын әйлән­дергәндә тыңларга кирәк. Аның үзенең бер көе була. Әйләндерә генә башлаганда, салкын вакытта, аның көе кирле-мырлы, әле текелди, әле тыкылдый... Җылынып беткәч, көе тигезләнә – тип-тигез басу юлыннан теркелдәп кенә барган тимер тәгәрмәчле ат арбасы тавышы белән җырлый башлый ул.
Менә шул теркелдәгән тәгәрмәч тавышы ишетелә башлагач, дәү әни, «Бисмилла»сын әйтеп, сепарат казанына бер чиләк сөтне китереп бушата. Тик хәзер үк борынын ачарга ярамый, теге «тәгәрмәчләргә» тагын бераз гына темп өстәргә – кызулатырга кирәк. Сепаратның тоткасын аз гына кызурак әйләндерә башлыйм. Анысының да үзенең бер ритмы бар, аны бозмас өчен күңелдән генә гел көйлим: «Әндер-гендер-геннәем...» «Әндер» дигәндә тоткасын күтәрә башлыйм да, «геннәем» дигәндә ул кабат аска төшеп җитәргә тиеш. Ритм­ны бозсаң, сөт йә сиптерә, йә сүлпәнрәк ага. Дәү әнинең колагы сак, хәзер ишетеп ала: «Акрынайтма!» – дип кисәтеп кенә тора.
Сепарат әйләндерергә яратмасам да, кечкенә кәстрүлгә каймак ага башлагач, эш күңеллеләнеп китә. Безнең сыерның сөте куе, ди дәү әни, шуңа күрә каймагы да бераз саргылтрак төстә. Сепарат улагыннан нечкә генә гөрләвек булып аккан җылымса каймакка имән бармагымның битен куям. Кытыклы-ы-ый!
Дәү әни анысын да күрә: «Тыкма бармагыңны, каймак тиз әчи алайса!» – ди. Сепараттан агып чыккан җылымса каймак шулкадәр тәмле, ничек аңа бармак тыкмый торасың инде? Авыз белән улак арасында бармагым йөгереп кенә йөри.
Мәңге бетмәс сыман тоелса да, дәү әни казанга ахыргы чиләк сөтне сала да, мин күптән көткән сүзне әйтә: «Монысы соңгысы». Казандагы сөт төшеп беткәч, сепаратның көе тагын үзгәрә: сөт беткәнгә ачуы килгән сыман, усалланыбрак җырлый башлый. Дәү әни казанның борынын япкач та мин бераз әйләндерәм әле, бүрәнкәдәге каймак төшеп бетәргә кирәк. Инде соңгы тамчы каймак тамып, сепаратны туктатам. Ә ул һаман да җырлавын дәвам итә. Ләкин бу юлы аның тавышы пышылдаган кебек кенә, авыз эченнән җырлаган кебек кенә ишетелә.
Сепаратны аертып бетердек тә, эше бетте, дисезме? Әйе, ди! Ә сепаратны кем юа?
Җәй көне без савыт-сабаларны ишегалдында – ялды артындагы агач өстәлдә юабыз. Арттагы басма дип атый аны дәү әни. Анда рәхәт – өйләдән соң монда гел күләгә, җиләс.
Дәү әни зур табакка ярты чиләк кайнарча су сала да бүрәнкәне күкрәгенә кысып, ачкыч белән гайкасын ачып бирә. Калганы инде минем эш. Кырыкмаса кырык тәлинкәсен, ике улагын, бүрәнкәсен, казанын, казан өстенә каплый торган марлясын юып, чайкатып, сепарат тәлинкәләрен подноска тезәм дә әвеслек түбәсенә кояшка кибәргә куям.
Ишегалдындагы кер бавында ак әләм булып сөт сөзә торган марля җилферди. Веранда идәнендә «манирау­ный» чиләкләрдә сыек сөт ойый. Суыт­­кычның өске киш­тәсендә – зур колак­лы ак кәстрүлдә каймак суына. Ә дәү әни бүген без иртән йөз чөергән каймакны зур табакка бушатып, май яза. 
Андый йомарламнар кар базында шактый җыелды инде. Бераздан ул аларны эретеп, сары май итәр.
Аннары кичке алтыда көтү кайтыр. Дәү әни бөтен лапасны яңгыратып чажылдатып сыер савар. Без сеңлем белән баз өстенең идәненә ятып, чиләк читеннән генә сөтнең гөбердәп торган күбеген эчәрбез. Ике көннән янә дәү әни уйнарга чыгып чапкан җирдән туктатыр: «Чапма! Сепарат аертасы бар», – дияр…

Лилия Гәрәева, Казан
Редакциядән. Лилия күпме хатирәләрне яңартты. Сез дә балачак хатирәләрегез белән уртаклашыгыз әле. Язмаларыгызны безгә юллагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев