Әтнә сөте былтыргыга карата 124 %
Авыл хуҗалыгы

Әтнә сөте былтыргыга карата 124 %

Район күмәк хуҗалыкларының көнлек тулай савымы 266,4 тоннага җитте.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы биргән оператив мәгълүматлар буенча, бездә узган елгыдан 52 тоннага күбрәк сөт савалар, бу - 124 %. Сөт күләме ай башына карата да, алдагы көнгедән дә артык. Хәзер план буенча бер сыердан сауган тәүлеклек сөт күләме 31,3 килограммга җитте.


Нет комментариев