Акыллы сүз алтыннан кыйбат
Истә тот!
Янәшәмдә һәрчак ярдәм итеп, булышып торучы ышанычлы кеше – ул мин үзем. (Луиза Л.Хей)
Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас. (М.Максут)
Тәрбия ул – яхшы гадәтләргә өйрәтү. (Платон)
Язмыш сиңа җылы елмайганда, кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда, күпкә авыррак. (Франсуа де Ларошфуко)
Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару. (Оноре де Бальзак)
Меңәрләгән чакрымга сузылган сәяхәт тә беренче адымнан башлана. (Лао Цзы)
Үзебезнең кем икәнлегебезне беләбез, кем булырга мөмкин икәнлегебне белмибез. (Вильям Шекспир)
Кеше үзенең надан икәнлеген аңлый икән, димәк, ул инде надан түгел дигән сүз. (Публилий)
Бәхетле булыр өчен, бәхеткә ия булу гына җитми, аңа лаек була белергә дә кирәк. (Виктор Гюго)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев