Кемнәрнең транспорт салымын түләмәү хокукы бар икәнен беләсезме?
Татарстанда яшәүчеләр 1 декабрьгә кадәр салым түләргә тиеш, аңа транспорт салымы да керә.
Бу хакта тулырак мәгълүмат «Татар-информ» материалында тәкъдим ителә.
Транспорт салымы транспорт чарасы хуҗаларыннан алына. Салым салу объектларына автомобильләр, мотоцикллар, автобуслар, үзйөрешле техника, су транспорты һәм һава суднолары керә. Өстәвенә, транспорт салымы транспорт чарасы эксплуатацияләнәме - юкмы икәнлегенә карамыйча түләнә.
Татарстанда яшәүчеләрнең кайбер категорияләре бу төр салымны түләмәскә хокуклы. Алар:
- Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күргән, шулай ук аларга тиңләштерелгән затлар;
- Советлар Союзы Герое, Россия Герое, Социалистик Хезмәт Герое мактаулы исемнәре белән бүләкләнгән гражданнар, шулай ук Дан һәм Хезмәт даны орденнарының тулы кавалерлары;
- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, шулай ук нацист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыннары (двигатель куәте 110 ат көче кадәр машина булганда)
- I һәм II дәрәҗә инвалидлыклары булган татарстанлылар (двигатель куәте 100 ат көче кадәр автомобильгә ия булганда)
- электр двигательле транспорт чаралары хуҗалары.
Әгәр ташламага хокуклы кеше берничә транспорт чарасына ия булса, аның салым түләмәү хокукы аларның берсенә генә кагыла. Мәсәлән, ике автомобильгә ия булганда бер машина өчен салым түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев