Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

“Әтнә таңы”н кулыма алуга укый башлыйм

Гомер буе тракторда эшләгән, Күшәр авылында гомер итүче Харис Әхмәтов сүзләре бу.

Чыннан да, “Әтнә таңы” кулына килеп керүгә, Харис абый бөтен эшен ташлап газетаны бер күзләп чыга. “Газетаны укыйбыз, яратабыз, көтеп алабыз”, – ди ул үзе.

Аның кебек газетаны көтеп алучы газета укучыларыбыз күп безнең, Аллаһка шөкер. Шуңа күрә дә, 2023 елның икенче яртыеллыгына “Әтнә таңы” газетасына язылу чорында 5 июньнән 15 июньгә кадәр кабат ункөнлек уза. Әлеге чорда “Әтнә таңы” газетасына ташламалы бәядән бары тик – 739 сум 26 тиенгә язылырга мөмкин.

Шунысын искәртәсе килә, бүгенге көндә “Әтнә таңы” газетасына әлегә 542 укучы язылган. Алга таба газета укучылар саны артыр дигән теләктә калабыз. Ункөнлек барышында ташламалы бәядән газетага язылу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев