Әтнәдә вакансияләр ярминкәсе үз эшен башлады
Белми калмагыз

Әтнәдә вакансияләр ярминкәсе үз эшен башлады

Бүген һәм 15 апрель көнне Әтнә районында һәм республикабызның барлык шәһәрләрендә эшкә урнашу ярминкәләре уза.

Ярминкәдә студентлар һәм мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук карьерасын үзгәртергә хыялланучылар катнаша ала.

Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе сәнәгатьнең төрле тармакларыннан: кече һәм урта бизнестан алып эре корпорацияләргә кадәр эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерәчәк.

Теләге булган һәркемне 14-15 апрельдә 09.00-11.00 сәгатьләрдә "Әтнә районы халыкны эш белән тәим итү үзәге"  ярминкәгә чакырабыз.

8(84369)2-34-23 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез

 


Нет комментариев