Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Авылларда: кайда һәм кайчан ?

Быелгы Сабантуйлар районыбызның кайсы авылларында гөрли, нинди артистлар киләчәк? Шушы сорауларга җавапны авыл җирлекләреннән эзләдек.

Олы Мәңгәр Сабан туенда әллә ни үзгәреш юк. Бәйрәм 11 июнь көнне 10.00 сәгатьтә элекке урында уза. Махсус кунаклар килүе көтелә: биредә Илшат Сафин, Алмаз Рәхимов, Айрат Кәримуллин һәм алып баручы Марат Газизов чыгышы көтелә.
Түбән Көек авыл җирлегенең Сабантуй бәйрәме 11 июнь көнне, 11.00 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны үзгәрми. Монда да махсус кунаклар көтелә: Лиза Сирень, Резеда Фәйзуллина, Бәшира Насыйрова һәм Алмаз Хәсәнов төркеме киләчәк.
Күлле Киме авыл җирлеге Сабантуе "Күл буе«нда 11 июнь көнне 10.00 сәгатьтә уза. Махсус кунаклар — Булат Зыятдинов һәм Ренас Таура.
Югары Сәрдә авылында Сабантуй бәйрәме 12 июнь көнне 12.00 сәгатьтә башлана. Елдагы урында. Бәйрәмнең музыкаль
бизәлешен «Сәрдә егетләре һәм аларның дуслары» башкарыр дип көтәләр.

Комыргуҗа авылы Сабан туе да 11 июнь көнне 11.00 сәгатьтә старт ала. Биредә кунакка Ләйсән Мәхмүтова, Илшат Сафин, Рамил Закиров, Илназ Гарипов һәм Фаил Баязитовтан торган артистлар десантын көтәләр.
Яңа Шашы авылы Сабан туе элекке урында 11 июнь көнне 11.00 сәгатьтә уза. Җырбию программасын Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар тәкъдим итә.
Күәм авылы Сабан туе элекке урында була. Бәйрәм 11 июнь көнне 10.00 сәгатьтә башлана. Динә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Зәринә Хәсәншина килә.
Дусым авылында Сабан туе 10 июнь көнне 18.00 сәгатьтә башлана. Фаил Баязитов, Рамил Закиров килүе көтелә.
Бәрәскә авылында Сабан туе 11 июньдә, сәгать 10.30 да "Алма бакчасы"нда була. Артистлардан Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазов килә.
Күшәр авылында Сабан туе 11 июньдә, Мокшы болынында — былтыргы урында була. Сәгать 10.00дә башлана. Ришат Фазлыйәхмәтов килә.
Күңгәр авылы Сабан туе элекке урында — "Алма бакчасы"нда була. Сәгать 10.00дә башлана. Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар килә.
Кышлау һәм Кызыл Утар авылларында 10 июнь көнне балалар Сабантуйлары уза.
Башлана 18.00 сәгатьләрдә.
Халкыбызның милли бәйрәмнәренә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев