Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

«Гомер буе сиңа гашыйкмын»

14 февраль – Гашыйклар көне уңаеннан газетабызда һәм сайтта шул исемдәге бәйге игълан иткән идек.

Бәйгенең шарты буенча катнашучылар үзләренең танышу тарихы турында язарга тиешләр иде. Газета укучыларыбыздан күп булмаса да, язмаларкилде. Рәхмәт һәр катнашкан кешегә. Язмаларны карап чыгып, киңәшләшкәннән соң, өч гаиләне бүләкләп китәргә булдык. Болар: Олы Әтнә авылыннан Шәймәрдановлар, Иске Мәңгәрдән Габдрахмановлар һәм Абдуллиннар гаиләләре.

Өчесе дә кызыклы, бер-берсен кабатламаган язмалар юллаганнар. Рәхмәт сезгә. Алга таба да гаиләләрегездәге сөю ялкынын сүрелдермичә, тигез, матур гаилә булып яшәргә язсын сезгә.

Истәлек бүләкләрен редакциягә килеп, алып китә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев