Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Яшьләр өчен яхшы мөмкинлек

Газетабызның социаль челтәрләрен, сайтларын җанландыру максатыннан районыбыз яшьләренә мөрәҗәгатебез бар.

Газетабызның социаль челтәрләрен, сайтларын җанландыру максатыннан районыбыз яшьләренә мөрәҗәгатебез бар.
Бүгенге замана яшьләре креатив, һәр нәрсәгә үз фикерләре, карашлары бар. Элекке бдуын белән чагыштырганда һәр мизгелне фото яки видеога төшерергә яраталар. Һәм ул аларның үзгә, кызыклы да килеп чыга.
Шул уңайдан, «Әтнә таңы» газетасы редакциясе районыбыз яшьләреннән кызыклы видеолар көтә.
Иң мавыктыргыч һәм дә бик актив булган авторларны бүләкләр* көтә. Шулай ук күп карау җыйган видеоязма һәм фотолар да исәпкә алыначак. 
Бәлки яшьләребез кызыксынып китеп, журналистика һөнәренең мавыктыргыч, күңелле, үзенчәлекле икәнен аңлап, әлеге юнәлешне сайларлар. 
Фото һәм видеоязмаларыгызны 89046737776 номерына юллый аласыз.
*Бүләкләр турында мәгълүмат «Әтнә таңы» редакциясе консультантларында. «ТАТМЕДИА» АҖ 12+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев