Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды
Белми калмагыз

Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды

2021 елда россиялеләрне җиде - кыска һәм бер озын эш атнасы көтә.

 Россиядә 2021 елдагы бердәнбер алты көнлек эш атнасы башланды.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, 22 февральдәге эш көне шимбәгә – 20 февральгә күчүгә бәйле рәвештә өч көн рәттән ял (21-23 февраль) көтә.

22 (дүшәмбе) һәм 23 февральдә (сишәмбе) ял итү сәбәпле, киләсе атнада россиялеләр өч көн генә (24-26 февраль) эшләячәк.

РФ Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте элегрәк хәбәр иткәнчә, 2021 елда россиялеләрне җиде - кыска һәм бер озын эш атнасы көтә. Соңгы эш атнасы пәнҗешәмбе көнне, 30 декабрьдә төгәлләнәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/15-02-2021/rossiyad-alty-k-nlek-esh-atnasy-bashlandy-5806461


Нет комментариев