Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

"Сине яратканны ташлама" - Гүзәл белән Нияз елата

" ...Китеп бардың миннән читләргә... Матурлар бик күп булса да алар, сине яратканны ташлама!" - әлеге җыр исегезгә төштеме?

12 август көнне Әтнә дәүләт драма театры бинасында  төштән соң Эльмира Сөләйманова башкаруындагы  "Сине яратканны ташлама" дип исемләнгән җырга клип төшерелде. 

Ике сәгать дәвамында төшерелгән әлеге клипта Әтнә театры артистлары катнашты. Шулай ук массовка өлешендә ике дистәдән артык тамашачы бар иде.

- Төп рольдә Гүзәл Гафарова белән Нияз Заһидуллин төште. Калганы әлегә сер булып калсын. Безгә бик ошады, артистларыбыз бик әйбәт уйнадылар,- диделәр клипка төшүчеләр. 

Инстаграмдагы битенә җырчы Эльмира Сөләйманова менә шушы фотоны урнаштырып, клипны төшерүчеләргә һәм Әтнә дәүләт драма театры актерларына зур рәхмәтен җиткергән.

Ә безнекеләрнең ничек уйнаганы безгә билгеле инде, Гүзәл белән Нияз уйнадымы...- нәтиҗә шәп булачак. Карарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев