Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Татарстанда авыл ипотекасы буенча кредитның максималь күләме 6 млн сумга кадәр арттырылды

Татарстанда авыл ипотекасы буенча кредитның максималь күләме бер кешегә 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр арттырылды.

Гаилә парлары өчен ипотеканың күләме, бурычка алучыларның икесе дә мөрәҗәгать иткән очракта, 12 миллион сумга җиткерелергә мөмкин. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шәхси торак төзелеше һәм шәһәр читендәге әзер йорттан тыш, хәзер акчаны терәк торак пунктларда урнашкан биш каттан да биегрәк булмаган йортлардан беренчел базарда фатир сатып алуга да сарыф итәргә мөмкин», - дип искәрттеләр ведомствода.

Терәк торак пунктлар РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Татарстанда аларга Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Базарлы Матак, Апас, Арча, Олы Әтнә, Баулы, Балтач, Буа, Иске Чүпрәле, Олы Кайбыч, Кама Тамагы, Болгар, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Шәмәрдән, Җәлил, Урыссу, Тәтеш, Теләче һәм Чирмешән керә.

Авыл ипотекасын 21 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге россиялеләрнең алу мөмкинлеге бар. Кредитның максималь күләме – 100 мең сум, беренчел взнос – 10 процент. Кредит күп дигәндә 25 елга бирелә. Ташламалы ставка 3 процент тәшкил итә.

Татарстанда авыл ипотекасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, ягъни 2020 елның языннан алып 8,3 миллиард сум кредит бирелгән. 3,6 меңнән артык гаилә ташламалы ипотекадан файдаланган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев