Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

XIV Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә "Мулла" фильмы катнаша

Татарстан башкаласында 4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Россия- Ислам дөньясы" төркеме ярдәме белән XIV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале уза.

Әлеге форумга моңа кадәр күрелмәгәнчә - 56  илдән 967 заявка теркәлгән.    Бәйге программасында 65 фильм карала.

 Татарстан әлеге бәйгедә 16 фильм белән катнаша. Шуның берсе без - әтнәлеләр  Әтнә дәүләт драма театры бинасында караган, өлешчә Әтнәдә төшерелгән,  үзебезнең Әтнә театры  артистлары, режиссерыбыз катнашкан "Мулла" фильмы.

 Әлеге фестиваль хакында http://kazan-mfmk.com/news/news/xiv-kazan-international-festival-of-muslim-cinema-the-official-press-release/ сылтамасы буенча кереп укый аласыз.

 

Әгәр "Мулла" фильмын  карамаган булсагыз, фестиваль барышында күрсәтелә торган фильмнарны карыйсыгыз килсә,  бу http://kazan-mfmk.com/news/news/the-program-of-screenings-in-the-framework-of-the-kazan-international-festival-of-muslim-cinema/     сылтама буенче кереп карагыз. 

 

"Мулла"  фильмы 5 сентябрьдә  11.55- 14 сәгатькә кадәрге аралыкта күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев